Республика делегациясе РТ Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФдә ТРның Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Яр Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссары Рәшид Ильясов составында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Алар “Яр Чаллы” ракеталы катерының экипажы белән танышты.
Наил Мәһдиев монда хезмәт итүче офицер һәм матрослар составын сәламләде. Матрос Алик Киракосянга һәм старшина Александр Тароевка шәһәр Мэрының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шулай ук Яр Чаллы шәһәре мэры Кара диңгез флотында хезмәт итүче чаллылылар белән очрашты. Очрашу барышында ул булачак диңгезчеләрнең яшәү шартлары белән танышты һәм алар белән әңгәмә корды.
2018 елның язгы чакырылышында Яр Чаллыдан Кара диңгез флотына 47 егет китте, ә гомуми алганда, хәрби-диңгез флотына чакырылучыларның саны 54 кешене тәшкил итә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 28 июль 2018, 18:07