Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 августта Яр Чаллыда “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре туган көне уңаеннан саф һавада бәйрәм концерты була. Бер сәхнәдә татар эстрадасының танылган җырчылары:  Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Иркә, Илдар Әхмәтов, Рамил Галимҗанов, Ильмира Нәгыймова, Рамил Айметдинов, Чәчкә, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шәриф, Айгөл Рәхимова, Илшат Хәмәдиев һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Чаллылыларны җәйге эстрада җырлары тыңларга, күңелле конкурсларда бүләкләр отарга көтеп калалар. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак. Керү бушлай. Чараның партнерлары – “Агат” заманча сатып алу үзәге, “Күзкәй” ягулык салу станциясе һәм Кама Коммерция банкы.

Пәнҗешәмбе, 9 август 2018, 08:12