Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Михаил Гоголев инвалидларның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә ирешелгән казанышлары өчен «Филантроп» халыкара премиясе лауреаты булды. Чаллылы “Әдәби сәнгать” номинациясендә танылу алды. Конкурска ул “Тән һәм җан” («Душа и тело») дип исемләнгән хикәяләр җыентыгын тәкъдим итте.

Унынчы юбилей премиясендә катнашырга теләк белдереп 761 катнашучыдан гариза кабул ителгән. Алар Россиянең 60 төбәгеннән, шулай ук 8 якын һәм ерак чит ил вәкилләре. Шулар арасында 21 татарстанлы гариза тапшырган. Лауреат исеменә Михаил Гоголев һәм Чистайдан “Сөенеч” ("Радость") бию дуэты лаек булды.

«Филантроп» халыкара премиясен тапшыру 16 август көнне Мәскәүдә узачак. Тантаналы чара бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана.

Дүшәмбе, 30 июль 2018, 15:55