Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 августта 18.00 сәгатьтә Яр Чаллының Үзәк китапханәсе чаллылыларны шәһәр көненә багышланган “Вакыт җебе таралмасын...” дип исемләнгән әдәби кичәгә чакыра.

Үзәк китапханәнең ачык мәйданында оештырылучы чара шигъри чыгышлар белән башланып китәчәк, анда шагыйрьләр, музыкантлар чыгыш ясаячак. Кичәдә ”Минем хыялдагы шәһәр” дигән китап күргәзмәсе аша Яр Чаллы тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән бәйле фотоальбомнар һәм кызыклы китаплар белән танышу мөмкинлеге булачак. Чаллы осталары әзерләгән “Чаллы җире осталары” күргәзмәсендә сәйлән һәм тасмалардан тегелгән кул эшләрен тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, викторина һәм бәйгеләр оештырылачак. Шигърият сөючеләр өчен “ирекле микрофон” эшлиячәк, анда һәр теләгән кеше яраткан шәһәре турында шигырьләр укый алачак.

Шулай ук әлеге чара кысаларында,  “Мин яши торган шәһәр” бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узачак.

Чәршәмбе, 1 август 2018, 13:50