2 августта 17:30 да Җиңү паркында “Монда биеклектә барысы да рөхсәт ителә!” девизы астында бәйрәм чарасы оештырыла. Чара “Синең пәнҗешәмбе” мәдәни-күңел ачу программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм ул Россиянең һава десантлары гаскәре көненә багышлана. Аны “Нур” яшьләр әзерли.
Чараның максаты – уен формасында әхлаки-патриотик хисләр тәрбияләү. Барлык катнашучыларны “һавада очучы еланны” әзерләү буенча мастер-класслар, төрле кызыклы бәйге һәм бүләкләр белән интерактив программа көтә. Иң истә калырлык мизгел, “һава еланнарын” очырту булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 июль 2018, 14:39