Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Яшүсмер” яшьләр-үсмерләр клублары үзәге һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге бергәләп профилактикалау чарасы үткәрделәр. «Крылатый» лагеры базасында Юнармия отрядындагылар өчен оештырылган профильле сменада «Наркоманиягә каршы көрәшүче» уены оештырылды. Катнашучылар үзләрен наркотиклар әйләнешен контрольдә тотучы полицейский ролендә сынап карадылар.

Алар каршылыклар полосасын үттеләр, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр, “Наркотик таратучыларны эзләү” һәм “Яшерелгән наркотикларны эзләү” операциясендә катнаштылар.

Чарага мәртәбәле кунаклар – Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы идарәсенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге өлкән оперуполномоченныйлар, полиция майорлары Илгиз Богданов һәм Ренат Тәхаүтдиновлар килде. 

Уен ахырында барлык катнашучыларга да диплом һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Чәршәмбе, 1 август 2018, 11:06