Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Шуны истә тотып, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр) халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хезмәтләрне электрон формада рәсмиләштерә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу – вакытны янга калдыру өчен менә дигән мөмкинлек. Росреестр җитәкчелегенә эләгү өчен дә әллә ничә сәгать ишек сакларга кирәкми, ди алар. Моның өчен skype сервисыннан файдаланырга була.

Җитәкче белән өйдән чыкмыйча гына турыдан-туры аралашу өчен skype@rosreestr.org электрон адресына гариза җибәрергә киңәш ителә. Моның өчен үзеңдә Skype программасы булдырып, анда теркәлергә кирәк. Компьютерда микрофон һәм веб-камера бар икән, җитәкчелеккә милеккә бәйле теләсә кайсы сорауны юлларга була.

Skype программасына кергәч, иң беренче эш итеп, өстә урнашкан “элемтәләр ” дигән язуга басарга. Анда “Яңа элемтә ” дигән сүз чыгачак. “Rosreestr.tatarstan” сүзен язып, “эзләү” аша керәсең, анда исемлек барлыкка киләчәк. Үзегезгә кирәген сайлап, “өстәргә” төймәсенә басу зарур. “Skype” тәрәзәсенең сул ягында республиканың Росреестр идарәсе сезнең белән элемтә урнаштыручылар исемлегенә кертеләчәк.

Мондый видео кабул итүгә эләгү өчен алдан гариза бирү зарур. Анда гражданинның исем-фамилиясе, skype логины, телефон номеры, электрон адресы һәм бирергә теләгән соравы алдан яздырып калдырыла.

Чәршәмбе, 1 август 2018, 16:24