Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел бәйрәм 10 августта узачак. Традиция буенча, ул 16:30 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае янындагы мәйданда Е.Н. Батенчук һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланачак һәм аннары Яр буе паркы мәйданында дәвам итәчәк.

Искәртеп үтәбез, бәйрәм вакытында 16:00 сәгатьтән Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан өлешчә Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамыннан Беляев проспекты буенча өлешчә Хәсән Туфан проспектына кадәр юллар ябылачак.

Концерт программасы 17:00 сәгатьтә старт ала. Шул ук вакытта мәйданга керү юлында төзелеш индустриясе күргәзмәсе оештырылачак.

18:00 сәгатьтә чараның рәсми өлеше башлана. Бу өлкәдә югары уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Быелгы бәйрәмдә татар эстрадасының танылган җырчысы Гүзәл Уразова (19:00) һәм 1980 нче еллар йолдызы  Dr. Alban  (20:00) чыгыш ясаячаклар. Аннан соң чара "Европа +" радиостанциясеннән дискотека (21:00) белән дәвам итеп, 21:30 да бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 

Җомга, 10 август 2018, 17:52