Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3-5 август көннәрендә Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе оештырыла. Чара традиция буенча Алабуганың Шишкин буасы тирәсендәге тыюлык территориясендә, шәһәрнең тарихи өлешендә «Молодёжный» стадионы һәм үзәк урамында уза.

Ярминкәдә кулдан эшләнгән әйберләрне сату, төрле өстаханәләр планлаштырыла.

Төрле профессиональ артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгышы чараны ямьләндереп торачак. “Осталар шәһәре”ндә үз кулларың белән сувенирлар әзерләргә мөмкин булачак. Моннан тыш, ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, халык көнкүреш товарларын җитештерүчеләр продукцияләре тәкъдим ителәчәк.

Шунда ук Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән Чаң сугу осталарының иҗат фестивале оештырыла. 

Пәнҗешәмбе, 2 август 2018, 08:48