Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе башланды, ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә, шулай ук инвалид ата-аналар белән тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

2018-2019 уку елына әзерләнергә булышу максатыннан «КАМАЗ» мәдәният йортында мәктәп кирәк-яракларын җыю башланды. 1-25 августка кадәр һәр теләгән кеше әлеге акциядә катнаша ала.

Белешмәләр өчен телефон: 54-67-53; 56-12-17.

Мәктәп әсбаплары белән портфельләр тапшыру 28 август көнне 16:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараеның кече залында уза. Чара Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла.

Чәршәмбе, 15 август 2018, 08:25