Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һава шартлары бозылу турында хәбәр итә. 3 августта көннең икенче яртысында һәм кич белән ТР территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы, яшен вакытында секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәючән җил булуы ихтимал.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава, төнлә явым-төшем көтелми. Көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәючән. Төнлә минималь һава температурасы  +16..+19º, көндез максималь температура +26..+29º ка кадәр булачак.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылу сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.

Пәнҗешәмбе, 2 август 2018, 16:17