Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Domofond.ru күчемсез милек порталы белгечләре Россиянең 150 шәһәрендәге  коммуналь хезмәт эшчәнлегенең сыйфаты буенча үз рейтингын төзеде. Сораштыруда 64 меңнән артык кеше катнашты.

Әлеге рейтинг нәтиҗәләре буенча, Яр Чаллы бишенче урынны яулады. Катнашучыларга “Мин коммуналь хезмәтләр эшчәнлегеннән кәнәгать” дигән сорауны 1 дән 10 шкалага кадәр бәяләргә тәкъдим ителде. Беренче шкала – тулысынча кәнәгать түгел, унынчы шкала – тулысынча кәнәгать булуны аңлата.

Беренче урында Нижневартовск, икенчедә – Абакан, өченчедә – Анапа һәм дүртенчедә – Саранск.

Җомга, 3 август 2018, 10:06