Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңартылган Габдулла Тукай исемендәге яр буенда беренче тапкыр "Планета фитнес" спорт клубының профессиональ тренеры Динә Некратова җитәкчелегендә иртәнге зарядка үтте.

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе тәкъдим иткән проектны "Планета фитнес"  шәһәрнең әйдәп баручы клубы директоры Эдуард Жестков күтәреп алды. Чараның анонсы алданрак рәсми сайт һәм социаль челтәр аша бирелгән иде.

Иртән иртүк чаллылылар физик күнегүләр ясарга җыелды. Алар арасында Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова да бар иде.

Тренер Динә Некратова – армлифтинг, ятып штанга күтәрү буенча спорт мастерлыгына кандидат һәм күп кенә спорт ярышларында җиңүче. Ул бер генә катнашучыга да сүлпәнләнергә ирек бирмәде, иртәнге зарядка кызу темпларда үтте.

Һава торышы яхшы булса, мондый күнегүләр бу шимбәдә дә, шул ук вакытта (7:30) узачак.

Чарада катнашучыларга үзләре белән бернәрсә дә алып киләсе түгел, бары тик уңайлы спорт киемендә булу гына кирәк. Катнашу бушлай, күнегүләр бер сәгатькә якын дәвам итә.

Барлык фотоларны «ВКонтакте» челтәренең "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемендә күрергә була. 

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолар өчен Дарья Шакировага рәхмәт белдерә. 

Дүшәмбе, 6 август 2018, 15:25