Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшлекле дүшәмбедә 2018 елның беренче яртыеллыгында Яр Чаллы  шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты үтәлеше турында Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина чыгыш ясады.

Шәһәр бюджетына 2018 елның беренче яртыеллыгында 4 млрд. 396 млн. сум акча кергән, шуның яртысыннан артыгы – 2 млрд. 297 млн. сумы - үз керемнәр, 2 млрд. 99 млн. сумы - бюджетара трансферттан кергән акчалар.

2017 елның шул чорына кимү 2% ны яки 102 млн. сумны тәшкил итте, шул исәптән җир салымы һәм салым булмаган керемнәрнең кимүе хисабына. Шул ук вакытта бюджетның салым керемнәре буенча үсеш күзәтелә.

Физик затлар салымыннан тәэмин иткән керемнәрнең иң күбе эре салым түләүчеләргә туры килә. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча салым түләүдә алардан кергән өлеш 30% ны тәшкил итә.

Җирле бюджетка салым буенча физик затлар керемнәренең артуында Яр Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентларының да өлешләре зур. Беренче яртыеллыкта алынган керем 19 млн. сумны тәшкил итте, бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артыграк.

Финанс идарәсе башлыгы физик затлар керемнәре буенча  салым түләүчеләрнең саны  артуы турында билгеләп үтте. 2017 елның әлеге чоры белән чагыштырганда юридик затлар керемнәре буенча салым түләүчеләр 1 836 кешегә арткан, 42 кешенең шәхси эшмәкәрлек һәм физик затлар кереме буенча салым түләве билгеле.

Физик затлар мөлкәтенә салым буенча 23 млн. сум күләмендә акча кергән. Бу узган елныкына караганда 11 млн. сумга яки 186% ка артыграк.

Дүшәмбе, 6 август 2018, 09:17