Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының 20 укучысы “Мәңгелек ут” Хәтер вахтасында иң яхшы сакта торулары өчен Кремльгә юллама белән бүләкләнде. Алар традиция буенча Президент полкы солдатлары белән Кремль стеналары янында 1 нче номерлы Постта торачак.

Яр Чаллы – укучылары Россиядә ел буена (31 декабрь һәм 1 гыйнвардан кала) 1 нче номерлы Постта Хәтер вахтасында сафта торучы бердәнбер шәһәр.  

“Иң яхшы постчы” шәһәр бәйгесе җиңүчеләре  ел саен, 2011 елдан башлап, Хәтер вахтасын Мәскәүнең Александр бакчасындагы “Мәңгелек ут” янында сакта торып үткәрәләр. Чаллы укучылары үзләре алып килгән карабиннар белән Постта торалар. Мондый мөмкинлеккә Россиянең башка шәһәрләре арасыннан бары тик яшь чаллылылар гына ия.

Дүшәмбе, 6 август 2018, 10:47