Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсенең яңа җитәкчесе белән таныштырды.

Исегезгә төшерәбез, бу вазыйфага Нияз Фатыйхов билгеләнде. 

Моңа кадәр ул ТР Эчке эшләр министрлыгы медсанчасте поликлиникасының җитәкчесе вазыйфасын башкара.

Шәһәр башлыгы яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм аеруча игътибар бирелергә тиешле бурычларны да атады. Матди-техник базаны ныгыту һәм халыктан кергән шикаятьләр белән эшләү - шулар рәтендә.

Дүшәмбе, 6 август 2018, 11:07