Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районының Дан аллеясында күршеләр бәйрәме узды. Чараны 1, 2, 3, 4 комплексларда яшәүчеләр өчен ГЭС бистәсенең район администрациясе "Жилкомсервис" идарәче компаниясе һәм "Мирный", "Прибрежный", "Уютный" ТИҮ рәисләре белән берлектә оештырды. Шәһәрдәшләр каршында "Энергетик" мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Шулай ук әлеге районда яшәүчеләр өчен шәһәрнең төрле хезмәт белгечләре белән консультация пунктлары оештырылды. Район активистлары ел уңышы ярминкәсендә катнашты.  Чарага килгән барлык халыкны бәйрәм белән Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов һәм Шәһәр Советы депутаты, "Аква-Регион" ҖЧҖ генераль директоры Евгений Вайнер котлады. 

"Жилкомсервис" идарәче компаниясенең генераль директоры Ольга Тарнаева комплексның активистларына җәмәгатьчелек хезмәтенә намус белән караган өчен рәхмәт белдерде һәм микрорайон активистларына бүләкләр тапшырды.  

Сишәмбе, 7 август 2018, 10:25