Җомга, 23 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шишкин бульварында 29 комплекста яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме оештырдылар. Чарада мәртәбәле кунаклар: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова катнашты.

Мәйданда талантлы шәһәрдәшләребезнең кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен уен зоналары әзерләнгән иде. Яшь чаллылыларда курчак әзерләү буенча остаханә зур кызыксыну уятты, алар үз куллары белән курчак ясады.

Чараны «Мәскәү» территориаль иҗтимагый үзидарәсе (ТИҮ) әзерләде. Быел ул “ТРның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика бәйгесе җиңүчесе булды. Анда откан 665 мең сум грант акчасына 29/17 йорты каршында балалар мәйданчыгы ясалды һәм 29/15 йорты ишегалдында чәчәк түтәле булдырылды.

 “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында «Мәскәү» ТИҮсе рәисе Тәнзилә Сәхәбетдинова Автозавод районының күп балалы гаиләсенә мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар тапшырды. Бәйрәм кунаклары, КАМАЗның беренче төзүчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә чәй өстәле әзерләнде.


Сишәмбе, 7 август 2018, 14:17