Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                Шәһәрнең хөрмәтле төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

                                Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!

Бүген ярты миллионлы шәһәр халкын иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Төзүчеләр көне берләштерә. 

Яр Чаллы шәһәренең тарихы – ул хәзерге заманның бөек төзелеше тарихы.Түбән Кама ГЭСы, КАМАЗ заводлары һәм  Чаллы ак каласы төзелешләренең башында торучыларның хезмәт батырлыгы илебез елъязмасына алтын хәрефләр белән язып куелган.

Ветераннарыбызны без хөрмәт белән беренче төзүчеләр, беренче нигез салучылар дип атыйбыз, аларның хезмәт сөючәнлеге, батырлыгы һәм патриотлыгы алдында баш иябез.

Өлкән хезмәттәшләренең данлы традицияләрен бүген шәһәребезнең яшь төзүчеләре дәвам иттерә. Шәһәребез алдында торган мөһим бурычларны хәл итү буенча җаваплылык алар иңнәренә салына. Быел без Мәләкәс аръягында яңа мәктәпне файдалануга тапшырабыз, хастаханәләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә, көллият һәм яшьләр үзәкләрендә, яшүсмерләр клубы һәм спорт мәйданчыкларында капиталь ремонтлау дәвам итә, юллар һәм йортлар төзибез. Төзүчеләребез мондый зур күләмле эшләрне лаеклы һәм  сыйфатлы итеп, үз вакытында башкарып чыгачак.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, Яр Чаллының төзелеш тармагында эшләүче, газиз шәһәребезне елдан-ел уңайлырак һәм ямьлерәк итүче барлык төзүчеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, иминлек телим!

                                                                                                                                       Н.Г. Мәһдиев, 

 Яр Чаллы шәһәре мэры

Җомга, 10 август 2018, 16:25