Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр көне кысаларында «Заман» яшьләр үзәге, оешма һәм предприятие яшьләре Советы Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идәрәсе белән берлектә эшче яшьләр арасында очерклар конкурсы игълан итә.

Чаллылыларга егерменче гасырның җитмешенче елларында Кама буендагы масштаблы төзелешкә килүче туганнары, якыннарының хезмәт казанышларын кыска әдәби жанрларда: эссе, очерк, хикәяләр аша сөйләп, мәңгеләштерү мөмкинлеге бирелә.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрле гаиләләренең “КАМАЗ” автогиганты һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешенә катнашы булган чаллылылар катнаша ала.

Мәртәбәле жюри сайлап алган иң яхшы иҗади эшләр яки алардан өзекләр, октябрь аенда узучы Камаз һәм шәһәрнең беренче төзүчеләренә багышланган күргәзмәдә урын алачак.

Конкурста катнашу өчен гариза һәм иҗади эшләрне 30 сентябрьгә кадәр күрсәтелгән электрон адреска mczaman@mail.ru җибәрергә кирәк.  

Белешмәләр өчен телефон:: +7(8552) 57-08-70, +7(8552) 57-15-59. 

 Конкурсның нигезләмәсе белән монда танышырга була.

Шимбә, 6 октябрь 2018, 14:30