Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Чүп башка юк» («Мусора.Больше.Нет») иҗтимагый оешмасы чаллылыларны 11 һәм 25 август көннәрендә узачак экологик чарада катнашырга чакыра.

Өмә көннәрендә “Түбән Кама” милли паркында һәм  Первомайка районында (Нефтебаза районында) тазарту, чистарту эшләре башкарылачак

Һәр чүп аерым пакетларга җыела: полиэтилен шешәләр, пыяла, тимер банка һәм башка чүпләр.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, җыеп алынган чүпнең 2/3 өлешен икенчел чимал буларак кулланырга мөмкин.

Әлеге чараның партнеры Идел буе экология компаниясе. Өмәдә катнашучылар  9:00  сәгатьтә “КАМАЗ” мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыела.

Сишәмбе, 7 август 2018, 16:23