Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Шамил Шәймөхәммәт улы Шәймөхәммәтов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм шул районның ветераннар Советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Шамил Шәймөхәммәтов Татарстанның Сарман районы Морбаш авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый. 1948 елда Әлмәткә фабрика-завод укучылары мәктәбенә килә. 1950-1953 еллларда хәрби хезмәттә була, аннан кайткач шахтер булып Үзбәкстанга китә. Шунда үзенең булачак тормыш иптәшен очрата һәм яшь парлар 1954 елда гаилә корып җибәрә. 1955 елда Шәймөхәммәтовларның уллары, 1963 елда – кызлары туа. 1957 елны гаилә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәренә күченә.

Биредә Шамил Шәймөхәммәт улы машина төзүчеләр заводында йөк ташучы, төзелештә машина йөртүче булып эшли. 1962 елда гаилә Әлмәткә күченә. Монда гаилә башлыгы йөк машиналары йөртә. 1988 елда лаеклы ялга чыга. 1997 елда, тормыш иптәшенең вафатыннан соң, Яр Чаллыда кызы гаиләсендә яши башлый. Аның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

 “1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 8 август 2018, 12:05