Якшәмбе, 21 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

14 августта «Коррупциягә юк дип әйт!» – девизы астында «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында мәдәни-күңел ачу квесты узачак. Башлану вакыты 10:00 сәгатькә планлаштырылган.

«Коррупциягә юк дип әйт!» квесты, ришвәтчелекнең нинди җимергеч көчкә ия булуы хакында мәктәп укучыларына уен аша аңлату мөмкинлеге.

Нәкъ менә шул максаттан Шәһәр Студентлар Советы активистлары, балалар өчен 10 интерактив станциядән торган уен оештырырга булдылар. Укучыларга коррупциягә каршы булган мәсьәләләрне чишәргә, сорауларга җавап бирергә кирәк булачак. Әлеге әһәмиятле конкурс нәтиҗәсендә, балалар коррупция белән көрәшү алымнары белән таныша һәм күп кенә кызыклы мәгълүматлар белә алачак.

Уен нәтиҗәләре буенча төрле яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Беренче уен 26 июльдә узган иде, анда “Солнечный” лагерыннан 11 команда катнашты. 

Чәршәмбе, 8 август 2018, 12:08