Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисад үстерү стратегиясенә үз башлангычын республиканың һәр кешесе кертә ала. Идеяләр әлеге рәсми сайтта: http://i.tatarstan2030.ru/  кабул ителә һәм "Татарстан – 2030" махсус мобиль кушымтасы аша.

Теләсә кайсы инициативага бәя биреп була. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га кертеләчәк.

Сайтта, инициативалардан тыш, Стратегия-2030 ның хәзерге редакциясе, аның флагман проектлары белән, шулай ук яңалыклар тасмасында - Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар белән  танышырга мөмкин,

Татарстан 2030 — глобаль конкуренциягә сәләтле тотрыклы төбәк, "Идел-Кама"ның үсеш драйверы, кеше капиталының, инфраструктура, икътисад институтларының, тышкы интеграциянең (Россиянең үзәк евразия төбәге) һәм эчке пространствоның үзара берегеп үсешенең сыйфаты буенча лидер; үсеш темплары алдан билгеләнгән, халыкара хезмәт бүленешенә нык кертелгән төбәк.

Стратегия барлык министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, ассоциацияләр, муниципалитетлар, республиканың кызыксынулы кешеләре катнашында эшләнде.

http://mert.tatarstan.ru

Җомга, 31 август 2018, 16:52