Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәтенең “Югары уку йортлары картасы” интерактив ресурсын 2018 елның җиде аенда узган елның шушы вакытына караганда 40%ка күбрәк кеше кулланган. Кулланучыларның 80%ы Рособрнадзор сервисына беренче мәртәбә мөрәҗәгать иткән.

“Югары уку йортлары картасы” порталы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтү буенча федераль хезмәте тарафыннан 2015 елда кулланылышка кертелде. Бу универсаль мәйданчыкта Россиядәге югары уку йортлары системасы турында мөһим мәгълүматлар тупланган.

Бу ресурста югары уку йортлары эшчәнлеге һәм аларның Россия законы нигезләрен үтәүләре турында иң дөрес һәм актуаль мәгълүматлар урнаштырылган. Һәрбер югары уку йорты һәм аның филиалы буенча порталда түбәндәге төп гомуми мәгълүматлар бирелгән: аталышы, милек формасы, җитәкченең исем-фамилиясе, гамәлдәге лицензия һәм аккредитациянең булуы хакында белешмә, укырга кабул итү тыюлуы хакында мәгълүмат, рәсми сайтның адресы, белешмә өчен телефон һ.б.

http://mon.tatarstan.ru

Пәнҗешәмбе, 9 август 2018, 10:14