Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Чаллыда Haier инвестицияләр проектын хуплады, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Проектлар хакында “Моношәһәрләр фондын үстерү” коммерцияле булмаган оешмасының идарә утырышында фикер алыштылар. Чаллыда Haier компаниясенең 2 заводын төзү моношәһәр икътисадын үстерү – җитештерүдә яңа технологияләр куллану, эшләп чыгарылган продукциянең ассортиментын киңәйтү, сату базарын яңарту һ.б. юнәлтелгән.

Рөстәм Миңнеханов моношәһәрләрне үстерү проектлары хәзерге вакытта Чаллыда гына түгел, Чистайда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада да алып барылуын билгеләп үтте. Әлеге максатларда ТОСЭР – Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган.

https://tatar-inform.tatar/

Фото https://rt.rbc.ru/tatarstan сайтыннан алынды.

Пәнҗешәмбе, 9 август 2018, 10:41