Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр көне уңаеннан Тарихи-туган якны өйрәнү музее “Туган көнең белән, Чаллы!” шәһәр мәдәни фестивален уздыра. Шул уңайдан чаллылыларны бүген, 17 августа, 16:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буена, амфитеатр территориясенә чакыра. Фестиваль кысаларында шәһәрдәшләребез һәм Чаллы кунаклары КАМАЗ музее фондының “Камадагы шәһәр” дип исемләнгән  эксклюзив фотокүргәзмәсе белән таныша, “Мин бу шәһәрне беләм!” квест-уенында һәм “Леруа Мерлен” оештырган мастер-классларда катнаша алачаклар.

Бәйрәм сәхнәсендә Underground Rock School рок мәктәбе вәкилләре чыгыш ясаячак. Моннан тыш,  "Европа Плюс" радиостанциясеннән күңел ачу программасы көтелә. Фестиваль кунаклары өчен чараның партнерларыннан да конкурслар оештырылачак. "Чаллы ТВ" редакциясе коллективы “Үз шәһәреңне котла” видеопроектын әзерли. Шәһәрне яратуга багышланган видеороликларны  “Чаллы-ТВ” һәм “Пятница Челны” телеканалларында 20 августтан күрергә мөмкин булачак. 



Җомга, 17 август 2018, 15:49