Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда “Татар Радиосы”ның туган көне уңаеннан саф һавада бәйрәм концерты узды. Шәһәр көне якынлашканда Җиңү паркында татар эстрадасы йолдызлары башкаруында җәйге хитлар яңгырады. Өч сәгатьлек күңел ачу программасында кичәне алып баручылар “Кузкәй” ягулык салу станциясеннән 100 литр бензин уйнаттылар.

Саф һава, сыйфатлы яңгырау, зәвыклы сәхнә образлары, татар шоу-бизнесы артистлары, уникаль интерактив конкурслар, истәлекле бүләкләр һәм инде ачык күңелле чаллылылар, болар барысы да искиткеч бәйрәм атмосферасы тудырды. 

Традиция буенча концертны күпләр инде яратып өлгергән популяр дуэт – Айваз Садыйров һәм Гөлназ Сәфәрова алып барды.

Йолдызлар концертында шәһәрдәшләребез һәм автокала кунаклары танылган артистлар: Иркә, Ильмира Нәгыймова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Эльмира Сөләйманова, Рамил Галимҗанов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар башкарган хитларга кушылып күңел ачтылар. Бәйрәмнән онытылмаслык тәэсирләр алдылар.

Җомга, 10 август 2018, 11:54