Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Иртәгә, 11 августта шәһәрдә йөгерү буенча  “Ак БАРС Банкы Кама ярыммарафоны” уза.

 Катнашырга инде 1200 дән артык кеше теләк белдерде. Йөгерештә идарә башлыклары Рафаил Кыямов,  Роман Насрединов, Римма Мөхәммәтҗанова, бүлек җитәкчеләре Айрат Сәгъдиев һәм Рәсим Хафизов, Шәһәр Советы депутаты Евгений Вайнер катнашачак.

Бүген Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы фойесында спорт күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Анда йөгерүчеләргә старт пакетлары бирү һәм катнашучыларны өстәмә теркәү буенча эшләр алып барыла. Ул бүген 19:00 сәгатькә кадәр эшли.

Катнашучыларга: 3 км, 10 км һәм 21,1 км. дистанцияләрне үтәргә тәкъдим ителә. Яңа гына йөгерә башлаучылар өчен 1 км түләүсез дистанцияне үтү мөмкинлеге бар. Зурлар марафоны алдыннан стартка балалар чыгачак.

Йөгерешкә эләгү өчен: паспорт оригиналы, медицина белешмәсенең оригиналы һәм күчермәсе кебек документларны тапшыру кирәк. Балалар йөгереше өчен: туу турында таныклык, медицина белешмәсенең оригиналы һәм күчермәсе, әтисе яки әнисенең (тренерыныкы да ярый) паспорты кирәк булачак.

Җомга, 10 август 2018, 14:39