Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Төзүчеләр көне уңаеннан бәйрәм концерты шәһәребез артистларының чыгышыннан башланды. Соңыннан тамашачыларны файер-шоу белән гаҗәпләндерделәр.

Чаллылылар өчен татар эстрадасы йолдызы Гүзәл Уразова концерты зур бүләк булды. Аның чыгышын бик күпләр зарыгып көтте. Җырчы үзенең зәвыклы концерт костюмнары белән дә гаҗәпләндерде. Артистканың моңлы җырлары, шаян сүзләре бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Кайберәүләр Гүзәл Уразовага кушылып җырлады, кемдер биеп күңел ачты.

Кичке сигезләр тирәсендә мәйдан сәхнәсендә 80-90 еллар йолдызы Dr. Alban пәйда булды. Чит ил кунагын тамашачы бик җылы каршылады. Dr. Albanның чыгышы тәмамлангач, Гүзәл Уразова сәхнәгә чыгып аңа түбәтәй бүләк итте. Тамашачы аларны алкышларга күмде.

Кичә "Европа +" радиостанциясе оештырган дискотека белән дәвам итте (21:00) һәм 21:30 да бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Дмитрий Колесниковка фотолар өчен рәхмәт белдерә.

Җомга, 10 август 2018, 22:20