Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Төнлә Яр Чаллыга Казахстаннан Франциягә кадәр велойөрештә катнашучылар делегациясе килеп төште. ”Спортның чикләре юк” социаль проекты кысаларында күрмәүче һәм начар күрүче велосипедчылар төркеме яхшы күрүчеләр белән берлектә Парижга кадәр барачаклар.

Спортчылар кунарга “Радуга” санаториенда тукталды. Аларны Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов каршы алды һәм бүләкләр тапшырды.

Чаллыга кадәр велосипедчылар юлда сигез көн килгән. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, алар кайсы гына шәһәрдә тукталсалар да, барысында да җылы кабул иткәннәр. Чаллы да читтә калмады, билгеле. Казахстан велосипедчыларына Татарстан юлларында иминлек тәэмин итүдә булышлык күрсәтеп, полиция хезмәткәрләре озата бара.

Якшәмбе, 12 август 2018, 16:36