Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Кама юбилей ярыммарафонына өч меңнән артык кеше чыкты.

Автошәһәрдә биш ел элек TIMERMAN спорт проекты директоры Вадим Янгиров оештырган беренче Кама ярыммарафоны узган иде. Ул вакытта марафонда Кения спортчысы Эндрю Киманти Килонзи катнашты.

Чаллыда Шәһәр көне һәм Физкультурачылар көне спорт бәйрәме – Кама ярыммарафоны белән билгеләп үтелә.

Чарада Чаллы халкының 38 проценттан артыгының физкультура белән шөгыльләнүе, спортның 60 төренең хакимият тарафыннан системалы ярдәм алуы, шуның нәтиҗәсендә, спорт объектларының арта баруы билгеләп үтелде.

Ярышлар “Азатлык” мәйданында һәм Хәсән Туфан, Сөембикә, Җиңүнең 40 еллыгы проспектларында узды. Анда төрле яшьтәге 3 мең 245 кеше катнашты. Ярышка күрше төбәкләрдән дә килгәннәр. Программада 1, 3, 10 һәм 21,1 километрлы дистанцияләр булды. Кызу булганлыктан, ярыммарафонда катнашучылар өчен су сиптерү машиналары куелган иде. Йөгерүчеләр “фонтаннарны” уңай бәяләде. Шулай ук трассада ашамлыклар һәм су куелган пунктлар әзерләнгән иде.

Стартка беренче булып 250 бала чыкты, алар 600 метр араны узды. Аннан юл атлетларга бирелде. Йөгереп килүчеләр диварда “Мин моны булдырдым” язуын калдырды. Спорт бәйрәменә гаиләләре белән килүчеләр дә шактый иде.

https://tatar-inform.tatar

Якшәмбе, 12 август 2018, 18:18