Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быелның 7 аена шәһәрдә 1692 пар гаилә корды, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 15 % ка түбән ( ТР буенча 14,6%). Бу турыда эшлекле дүшәмбедә ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова хәбәр итте. Шуның белән беррәттән 1197 аерылышу очрагы теркәлгән (8,5% ка түбән), аерылышу, гадәттәгечә, суд аша хәл ителә.

«Аерылышуларны киметү максатыннан, ЗАГС идарәсе яңа эшләү формасы куллана. Аерылышуга гариза биргәнче, башта ир белән хатынны татулаштыру процедурасы үткәрелә”, – дип белдерде Равилә Зарипова.

Аның сүзләренчә, җиде ай эчендәпсихолог-медиаторда 78 кеше булган, шулардан 16сы – гаиләләрен саклап калу турында карар кабул иткән.

«Безнең гаиләләр арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга катнашмый калырга ярамый. ЗАГС идарәсенең шундый эш алып баруы бик тә урынлы. Нәтиҗәләрен үзегез күрәсез. Тормыш булгач, барысы да була. Очрашып, аралашып, мөнәсәбәтләрне җайларга тырышу – бик мөһим”– дип ассызыклап үтте Наил Мәһдиев. – «Бу бик зур проблема. Хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең материаль-техник базасын ныгытуга да кагыла. Бу да гаиләнең торышына, андагы мөнәсәбәтләренә йогынты ясый: балалар бакчасы юк, мәктәп белән проблема.  Материаль-техник базаны ныгыту мәсьәләсе, бу безнең белән сезнең бурыч. Быел без өч балалар бакчасы төзүгә керешергә тиеш. Илебез президенты, республика җитәкчелеге алдында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ясле төркемнәрен арттыру максаты тора. Бу гаиләгә ярдәм итү түгелме? Аз булса да ярдәм, билгеле».

Равилә Зарипова Яр Чаллы ТР да үлүчеләр саны буенча түбән күрсәткечләргә ия булуы турында искәртеп үтте, 1000 кешегә – 5,3 тәшкил итә. Балалар туу буенча да автокала Казаннан соң иң яхшы күрсәткечләргә ия.

Шәһәрнең ике балалар тудыру йортыннан көн саен 30 га якын бала өенә чыга. 2018 елның 7 аена 4141 бала туган. Яңа туучылардан 54% - малайлар, 46% – кызлар исәпләнә. Быел 68 гаиләгә икеләтә бәхет елмайды, аларда игезәк балалар туды (узган елны – 57 пар иде). Өч гаиләдә өч игезәкләр дөньяга килде. Бу очрак елның рекорды дип санала.

Дүшәмбе, 13 август 2018, 09:02