Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Мы в социальных сетях

«Без бергә» профиль сменасында Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән килгән 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 250 укучы 18 көн дәвамында белемнәрен ныгытты һәм күңел ачты.

Өстәмә белем бирү педагоглары алар белән  вокал, хореография, театр сәнгате, нәфис сүз, туризм, сынлы сәнгать, спорт, бәрмә ритмика, гитарада уйнау, чит телләр буенча мастер-класслар уздырды. Шулай ук укучылар өстәмә белем эшчәнлегенең төрле төрләре буенча түгәрәкләрдә дә шөгыльләнде.

«Без бергә» профиль сменасының төп принцибы – шәхесне үстерү һәм формалаштыру. Җәйге ял кысаларында катнашучыларга «Без бергә» фестиваленең төп юнәлешләре буенча белем бирүче төрле шөгыльләр тәкъдим ителде.

Катнашучыларга дипломнар, сертификатлар, сменаның логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

http://mon.tatarstan.ru/tat

Җомга, 10 август 2018, 09:19