Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Легаль булмаган алкоголь продукциясен сату белән көрәштә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы яхшы ярдәмче булды. Порталның кулланучылары, “Халык контроле”нә ТР территориясендә  алкоголь һәм спиртлы прдукциянең законсыз әйләнеше турында закон бозу очракларын хәбәр итеп, акчалата бүләк ала алачак. Акчалата бүләкнең күләме – бер меңнән өч меңгә кадәр.

Битараф булмаган чаллылылар «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасыннан актив файдаланалар. 2018 елда чаллылылардан 188 гариза алынды, шулар буенча 113 мең сум акча түләнде.

Дүшәмбе, 13 август 2018, 14:16