Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге, Шәһәр Советы депутатлары һәм ТИҮ рәисләре катнашында халык белән очрашулар старт алды. ЗЯБ бистәсендәге 4 нче мәктәп ишегалдында оештырылган шундый чираттагы очрашуда Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов катнашты. 

Чарага килүчеләрне сәламләп: “Безнең матур, уңайлы, дус-тату, күпмилләтле шәһәребез күзгә күренеп үзгәрә. Без юллар салу, җәмәгать киңлекләрен һәм мәктәпләр төзү белән шөгыльләнәбез. Шәһәрне яшәү өчен тагын да уңайлырак, чиста һәм ямьлерәк итәргә тырышабыз. Бу эшләрдә сез дә безгә теләктәшләр булырсыз, дип уйлыйм”, – диде шәһәр башлыгы.

Чараның ахырына кадәр район администрациясе хезмәткәрләре, «Жилкомсервис» идарәче компаниясе, шәһәр исәп-хисап үзәге, Пенсия фонды вәкилләре һәм башкалардан үзеңне борчыган мәсьәләләр буенча консультацияләр алу мөмкинлеге бар иде. 

«Жилкомсервис»ның генераль директоры Ольга Тарнаева шәһәр җитәкчесенә үзләре тормышка ашырган проектны тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, шул проект нәтиҗәсендә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары күзгә күренеп кими. Наил Мәһдиев, проект белән танышканнан соң, аның нәтиҗәлелеге һәм соңгы елларда шундый хезмәткәрләр тырышлыгы белән шәһәребезнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә алдынгы урыннарны алуын билгеләп үтте.

17-18 комплекста яшәүчеләр алдында “Энергетик” мәдәният сарае җырчылары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Күңел ачу программасыннан тыш, мәктәп территориясендә уен зоналары эшләде, конкурслар үткәрелде.

Микрорайонда яшәүче өлкән буын вәкилләренең кул эшләреннән бик матур күргәзмә оештырылды. 

Яр Чаллыда шәһәр җитәкчелеге белән мондый очрашулар кыш һәм җәй айларында үткәрелә.

Сишәмбе, 14 август 2018, 15:19