Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай исемендәге яр буеның яңартылган амфитеатр территориясендә чираттагы гавами лекцияләр узачак. Бу юлы аның темасы – “Җиңел генә йөгерә башлау” дип атала. Шул турыда 16 август көнне 18:30 да халыкара класслы спорт мастеры, ТРның Атказанган спорт мастеры Ирина Пермитина сөйлиячәк. Чаллылылар, ничек йөгерә башларга, йөгергәндә гади хаталарны кабатламаска, үзеңне ничек (ярым) марафонга әзерләргә һәм башкалар турында белә ала. Лекция тыңлаучыларның танылган тренерга сораулар бирү мөмкинлеге булачак.

Әлеге “Саф һавада белем алу” проектын Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе эшләтеп җибәрде. “XXI гасыр этикеты: ничек югары дәрәҗәдә булырга” темасына багышланган беренче лекция 3 август көнне узды. Анда педагогия фәннәре кандидаты, Этикет мәктәбе җитәкчесе Наталья Лызлова заманча этикетның төп кагыйдәләре белән уртаклашты. Уз узган лекция турында безнең сайтта укый аласыз. Моннан тыш аны YouTube каналыннан  да карарга мөмкин.

Чараның темасы һәм үткәрелү урыны турында мәгълүматлар белән шәһәрнең рәсми сайтында һәм «ВКонтакте» челтәренең администрация төркемендә танышып бара аласыз.

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 14:11