Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Габдулла Тукай исемендәге яр буенда беренче мәртәбә “Ком шәһәре” фестивале үтте. Анда 13 команда катнашты – пляжда ял итүче гаиләләр, студентлар, мәктәп укучылары һәм кечкенәләр комнан сарай төзү буенча ярыштылар.

Һәр команда эшенә иҗади яктан килде, кемдер комда үз эзләрен тасвирлады, кемдер су кызын, арада аквапарк төзүчеләр дә булды.  

Пляжда комнан сын ясарга теләүче барлык кеше дә катнаша алды. Җиңүчеләрне һәм призерларны жюри сәнгать ягыннан, сыннарның катлаулылыгы һәм композициянең үзенчәлегенә карап бәяләде.

Сишәмбе, 14 август 2018, 13:14