Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә планлаштыралар. Шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә Чаллының мәшгульлек үзәге инвалидлыкта булган чаллылыларны эш белән тәэмин итү буенча берничә чараны тормышка ашырырга җыена.

Бүгенге көндә автокалада хезмәткә яраклы 8500 инвалид яши, аларның 2600 эш белән тәэмин ителгән, эшләмәүчеләре -  5900 исәпләнә. Ел башыннан эш эзләп мәшгульлек үзәгенә 277 инвалид мөрәҗәгать иткән. Шулардан 235 кешене эшкә урнаштыру мөмкинлеге туа. Бу хезмәткә яраклы  физик мөмкинлекләре чикле кешеләр 31%ны тәшкил итә.

“Безгә 35% инвалидны эш белән тәэмин итәргә кирәк. РФ җитәкчелегенең Карары нигезендә, аларның санын 50%ка кадәр арттыру зарур. Шуңа күрә безнең эш җитәрлек. Безнең шәһәр хезмәт базарында берничә ел рәттән тотрыклы ситуация саклана. Хәзерге вакытта Яр Чаллы мәшгульлек үзәгендә 6100 эш урыны теркәлгән. Хәр эшсезгә алты һәм аннан да артык вакансия туры килә. Тик шуларның 49ы гына физик мөмкинлекләре чикле чаллылылар өчен яраклы”– дип белдерде Яр Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова.

Билгеләп үткәнчә, әлеге категория гражданнарга эш эзләгәндә мәшгульлек үзәге белгечләре аларның һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсен, физик мөмкинлекләрен, яшен һәм һәрберсенең шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алалар. Моннан тыш Чаллыда предприятие һәм оешма хезмәткәрләрен квоталау программасы да каралган.

– Быел квота буенча 118 кеше эшкә урнаштырылган. Бу планлаштырылган квотаның бары 50%. Әгәр эш белән тәэмин итүче инвалидны квоталаучы эш урыны булдыралмый икән, ул андый хезмәткәрләрне кабул итәргә теләүче башка оешма белән килешү төзи ала. Әмма хезмәт хакын эшкә урнаштыручы предприятие түләп барачак. Андый тәҗрибәбез дә бар”, – диде Татьяна Быданова.

15-29 август көннәрендә Яр Чаллының мәшгульлек үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Бертигез мөмкинлекләр дөньясы” акциясе уза. Анда алар өчен махсус эш тәкъдим итү ярминкәләре, “Инвалидларны эшкә урнаштыру проблемалары” темасына “түгәрәк өстәл”ләр, “Уңыш психологиясе” темасына шәхси консультацияләр, “Минем бүгенгем, минем иртәгәм” тренинглары оештырылачак.

Чәршәмбе, 15 август 2018, 11:23