Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 10 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Респиратор-вируслы авырулардан соң эчәклек инфекцияләре икенче урынны биләп тора. Бу турыда Яр Чаллы эчке инфекцияләр хастаханәсенең беренче бүлек мөдире Оксана Полозова хәбәр итте. Россиядә 500 меңнән артык бала бу диагноз белән теркәлгән.

Яр Чаллы эчке инфекцияләр хастаханәсе аша әлеге авыру буенча елына өч меңгә якын кеше (олылар да балалар да) уза. Шулар арасында 60% балалар һәм 40% олылар алып тора. Белгеч әйтүенчә, эчәклек инфекцияләренә 2 яшьлек нәниләр тиз бирешүчән, бу 60% очракны тәшкил итә. 2-5 яшьлекләр арасында  – 25%, укучылар арасында – 15% ка кадәр.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда авыруның авыр формалары теркәлмәгән, күпчелек алар җиңел формада уза.

Оксана Полозова белдерүенчә,эчәклек инфекциясе иң күп чыгым сораучы авырулар рәтенә керә. Быелгы җәйдә шәһәрдә сальмонеллезның 15-20 очрагы теркәлгән.  Узган ел белән чагыштырганда үсеш күзәтелми. 

Чәршәмбе, 15 август 2018, 11:02