Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 ел башыннан алып Чаллыда 585 кеше кыскартуга эләккән, алар арасында 110 кеше -  пенсионер. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы яза.

Чаллының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова эштән азат итүдә хокук бозулар буенча тикшерү үткәргән, чөнки яшь буенча эштән чыгару дискриминация була. Эштән бары тик профессиональ сыйфатлар буенча гына азат итәргә мөмкин.

Үзәк вәкиле автокалада шулай ук пенсионерларны һәм пенсиягә чыгарга җыенучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү буенча эш алып барыла, диде. Алар өчен ел саен 1-2 вакансия ярминкәсе уздырыла. Якын арада шундый ярминкә агымдагы елның октябрендә узачак. Т. Быданова сүзләренә караганда, предприятие пенсионерга еш кына түбән квалификацияле эш тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 6 мең вакансия бар, теркәлгән эшсезләр саны 890 кешене тәшкил итә.

 https://tatar-inform.tatar/

Чәршәмбе, 15 август 2018, 11:41