Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре территориясендә 4 коенырга рөхсәт ителгән урын бар, ул коткаручылар посты һәм күзәтү баганасы, медицина пункты белән тәэмин ителгән, кисәтү тамгалары куелган.

Су объектларында кешеләрнең гомерләрен саклау буенча 5 патруль төркем эшчәнлеге оештырылган, аның составына: Шәһәр Башкарма комитетының административ-техник инспекция идарәсе, Чаллының полиция гарнизоны, суда коткару җәмгыяте кергән.  Бу сезонда алар тарафыннан 168 патруль тикшерүе үткән, шулар нәтиҗәсендә тиеш булмаган урыннарда су кергән өчен 36 кеше, исерек хәлдә сигез кеше тоткарланган. Чаллыда коену сезоны башланганнан бирле җиде кеше батып үлгән, аларның барысы да алкоголь эчемлекләр кулланган була.

Татарстанда коену сезонында өч куркынычсызлык дәрәҗәсе кертелде: “зәңгәр” (уртача), “сары” (югары) һәм “кызыл” (гадәттән тыш югары). Әлеге карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. “Зәңгәр” куркынычсызлык  дәрәҗәсе 13-21 градус булганда, “сары” - 21 - 26 градуста, “кызыл” – 27 градустан югары, ә бәйрәм һәм ял көннәрендә – 21 градустан югары булганда игълан ителә. Хәзер Татарстанда “зәңгәр” дәрәҗә күрсәтелә.

Бары тик рөхсәт ителгән җирдә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп кенә коену рөхсәт ителә.

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 08:29