Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Пенсия фонды идарәсе ана капиталы белән балаларның укуын һәм шуның белән бәйле берничә хезмәтне түләргә мөмкин булуы турында искәртә.

Әлеге акчаларны баланың һөнәри һәм югары уку йортларында белем алуы өчен кулланырга уйлаган ата-анага бу турыда тиешле гариза язу зарур. Моны Россия Пенсия фондының клиент хезмәтендә, КФҮдә, шулай ук www.pfrf.ru сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша эшләргә мөмкин.

Ана капиталын беренче югары белемне генә түгел,  икенчесен дә, шулай ук баланың тулай торакта яшәвен дә түләү өчен тотарга мөмкин.

Белем бирү учреждениесенең Россия территориясендә һәм белем бирү өчен тиешле лицензиясе булу мөһим. Укуын башлау датасына баланың яше 25тән олы булмаска тиеш.

Бу юнәлештә акчаларны, ана капиталы алырга мөмкинлек бирүче балага өч яшь тулгач кулланырга мөмкин.  Ә аңа кадәр әлеге акчалар мәктәпкәчә белем бирүгә тотыла ала.

Чаллыда әлеге программа эшли башлаганнан бирле, 1200 гаилә тулысынча яки өлешчә ана капиталы белән балаларга белем бирүне һәм аның белән бәйле хезмәтләрне түләделәр. Чыгымнарның суммасы 42 миллион сумны тәшкил итте.

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 10:19