Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районы 1 июньнән 30 августка кадәр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында төрле чаралар уздыра.  

Социаль ярдәм күрсәтү муниципаль программасы нигезендә шәһәр бюджетыннан Чаллыда яшәүче 178 аз керемле, күп балалы гаиләдән булган, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм күрсәтелде.

Әлеге акциядә Шәһәр Советы депутатлары Вадим Махеев һәм Рәшит Шәмсетдинов актив катнаштылар. Акциягә шулай ук районның 9 предприятиесе җәлеп ителде. ТИҮ активистлары да аз керемле гаиләләрдән булган балаларга ярдәм күрсәтәләр.

Районда «Орион»яшьләр үзәге, «КАМАЗ» мәдәният сарае, 6 нчы балалар музыка мәктәпләре белән берлектә чаралар узып тора, аларга 100 дән артык бала җәлеп ителә.

Боровецкий бульварында «Орион» яшьләр үзәге белән берлектә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле яшь чаллылылар өчен бәйрәм программасы оештырылды. Чарада катнашучыларны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова сәламләде, яңа уку елында уңышлар теләде һәм «Микон» ҖЧҖнән мәктәп әсбаплары тапшырды. 

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 10:45