Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ф.Табиев исемендәге яр буендагы асфальт грунт юылу сәбәпле җимерелгән. Шул турыда журналистлар белән очрашуда шәһәр Башкарма комитетының беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Җимерелү әлеге участоктагы яңгыр сулары канализациясенең яраксыз хәлгә килүе нәтиҗәсендә булган. Челтәрләргә инде 30 елдан артык булуын искәртеп узарга кирәк.

Проблемалы участок койма белән уратып алынды һәм анда кимчелекләрне бетерү буенча эшләр башланды. Биредә “Автомобиль юллары предприятие"се эшли.

«Ике атна буена Ф.Табиев исемендәге яр буендагы әлеге участокта йөрергә ярамый, бу уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Шул вакыт аралыгында биредә ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылачак. Баштарак бу эшләрне кыска вакыт эчендә хәл итеп булыр дип уйлаган идек, тик чокырны күмеп куйган очракта, әлеге проблема тагын килеп чыгачак. Шуңа күрә җимерелгән участок тулысынча ремонтланачак,” – дип белдерде Илья Зуев.

Спикер әйтүенчә, территория тулысынча тикшерелде. Бу участокта яңадан җимерелү куркынычы юк. Җәяүлеләр үтеп йөри алсын өчен куркынычсызлык сукмагы бар. Илья Зуев җимерелү турында вакытында хәбәр иткән өчен чаллылыларга рәхмәтен җиткерде. Бу хәбәр тиешле оешмаларга тиз арада ремонтка керешү мөмкинлеге бирде.

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 10:54