Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15-19 августларда Татарстанның Югары Ослан районында һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы Студентларның V мәгариф форумы уза. Анда Яр Чаллының төрле уку йортларыннан да: Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы,  Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте,  В.Д. Поташов исемендәге техник көллият,  Яр Чаллы медицина көллияте һәм башкалардан 90нан артык студент катнашты. Беренче смена республиканың 600гә якын студентын берләштерде.

Сменаны ачып, «Лига студентов» Россия яшьләр оешмасы президенты вазыйфасын башкаручы Элькин Искәндәров барлык катнашучыларны форум башлануы белән тәбрикләде.

Студентларның мәгариф Форумы ул –  ул аралашу һәм фикер алышу өчен ачык мәйдан, анда студентлар үзләре өчен зур тәҗрибә туплый, командада эшләргә өйрәнә, спорт һәм массакүләм мәдәни чараларда катнаша ала. 

Хәзерге форумның спикерлары булып 100дән артык хөкүмәт вәкилләре, бизнес, иҗтимагый, мәдәни һәм спорт әһелләре катнаша. Алар студентлар белән тәҗрибә уртаклашачак, смена кысаларында төрле остаханәләр, лекцияләр, тамаша, экскурсияләр һәм “түгәрәк өстәлләр” оештырылачак.

Форум өч сменадан торачак. 21 август көнне, икенче смена башлана һәм ул 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда 500дән артык студент катнашыр дип көтелә.  

Өченче смена 26сыннан 30 августка кадәр оештырыла, анда югары һәм һөнәри белем алучы 900 студент катнашачак. 

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 10:53