Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Яшүсмер” яшьләр-үсмерләр клублары үзәге әзерләгән ”Ачык ишекләр көне” чарасында чаллылыларны концертлы күңел ачу программасы, бәйгеләр, уен һәм спорт мәйданчыклары, фотозоналар һәм бушлай аквагримнар көтә. Аның кысаларында автокалада эшләп килүче яшүсмерләр клублары турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

“Яшүсмер” сәламәт яшәү рәвешен, актив ял итүне, балаларның иҗади потенциалын үстерүне пропагандалый һәм аларга үз проект, идеяләрен тормышка ашырырга мәйдан бирә.

“Ачык ишекләр көне” 22 августта 16.30-18.00 сәгатьләрдә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, 23ендә – Энтузиастлар бульварында һәм 24 август  көнне – Шишкин бульварында уздырылачак.

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 13:55