Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Әлеге флагның 300 еллык тарихы бар. Башта ул Алексей Романов патшалык иткән чорда «Орел" дип исемләнгән беренче рус корабленә куела. Шулай да өч төстәге әлеге тукыманы күтәрү турында указның авторы (1705 елда) булып Петр I тора. Ул идарә иткәндә һәм XIX гасырга кадәр Россия флагы илнең сәүдә суднолары флоты символикасы буларак кулланылган. Россиянең калган патшалары вакытында дәүләт төсләре кара-сары ак, алтын төсләргә дә үзгәреп алган.  

1918дән 1954 елга кадәр илнең милли флагы кызыл төстәге турыпочмаклы тукымадан гыйбәрәт. Анда төрле елларда РСФСР аббревиатурасы төшерелгән, шулай ук урак һәм чүкеч рәсеме дә сурәтләнгән була.

1991 елның августында РСФСРның Югары Советы тарихи өч төскә өстенлек биргән.  Россия флагы көнен без 1994 елдан билгеләп үтә башладык.

Чәршәмбе, 22 август 2018, 08:45