Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» ГАҖ тарафыннан Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белән берлектә «PROFдвижение» яшьләр форумын оештырыла. Традиция буенча ул «Саулык» сәламәтләндерү комплексы базасының «Звездный» җәйге лагерында уза һәм 20сеннән 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен 16дан 25 яшькәчә булган югары һәм урта белем бирү учреждениеләрендә укучылар чакырыла. Гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә.

Форумның төп темасы: «КАМАЗ: Кичә - Бүген - Иртәгә». 
Чараның мәйданы яңа танышлыклар булдырырга, дуслар табарга, иҗади һәм һөнәри потенциалларын ачырга, эшкә урнашу, стажировка үтү тәкъдиме алырга мөмкинлек бирә.  

Форум белән тулырак бу төркемдә https://vk.com/profdvizhenie танышырга була. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 55-05-55, 45-25-23, 45-25-13;

Электрон почта адресы: ok@kamaz.ruprof@kamaz.ru чарада катнашу бушлай.

Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 14:36