Дүшәмбе, 22 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүгенге көннән шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен үстерү һәм тулыландыру белән шөгыльләнүче парк-менеджер үз эшенә кереште. Бу вазифага 31 яшьлек Ләйсән Тукмакова билгеләнде. 

Аңа шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен үстерү, мәдәни чаралар оештыру һәм планлаштыру, гомумшәһәр киңлекләрен популярлаштыру, халыкны булачак массакүләм мәдәни чаралар оештырылу турында мәгълүмат белән таныштыру кебек эшләр йөкләнелде.

Ләйсән Тукмакова 2006 елгы “Сабан туе гүзәле” бәйгесе җиңүчесе, «Урмай моны» XXII Халыкара фестивале дипломанты, «Монлы Чаллы» җыр театры җырчысы булып эшли. Шәһәр һәм республика мәйданнарында мәдәни чаралар оештыру тәҗрибәсе бар.


Пәнҗешәмбе, 16 август 2018, 16:44